Гыйнвар аенда мәдәни киңлектә ике күргәзмә эшләячәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). Яңа ел каникулларында «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ике күргәзмә ачылачак. Экспозицияләр кысаларында гаилә уен программалары, мастер-класслар һәм тематик экскурсияләр узачак.
Күргәзмәдә «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан килүчеләр борынгы грекларның ни өчен Кыш Бабай дип Дионис алласын санаганнарын һәм ни өчен Борынгы Һиндстанда яңа елны көз көне билгеләп үткәннәрен белә алачак. Экспозиция археология, рәсем сәнгате, графика, скульптура, борынгы кораллар һәм ювелир сәнгатен үз эченә ала.
«Балачак тарихы. XIX-XX гасыр курчаклары һәм уенчыклары» күргәзмәсе Мәскәүнең уникаль курчаклар музее коллекциясеннән кунакларны төрле чорлардагы курчаклар тарихы белән таныштырачак. Үткәнгә сәяхәтне аудиогид ярдәмендә башкарырга мөмкин булачак.
Килүчеләрне билетлар һәм түбәндәге телефоннар буенча алдан язылу белән кабул итәчәкләр: +7(843)567-80-32, +7(843)567-80-34, дип хәбәр итә «Эрмитаж-Казан» үзәгенең матбугат хезмәте.