300 укучыга квалификацияле белгечләр теоретик һәм практик дәресләр үткәрәчәк
Яңа милли «Пилотсыз авиация системалары» проекты буенча Татарстан башкаласының җиде мәктәбендә тематик дәресләр уздыру өчен махсус җиһазлар урнаштырылачак. Теоретик һәм практик дәресләргә 300 гә якын укучы йөри алыр, дип планлаштырыла. Квалификацияле белгечләр җитәкчелегендә алар пилотсыз авиация системаларын эшкәртәчәк һәм булдырачаклар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Бу җайланмалар 35 һәм 83 нче лицейларда, 6 һәм 179 нчы гимназияләрдә, 16 һәм 30 нчы мәктәпләрдә, шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге кадетлар интернат-мәктәбендә пәйда булачак. Техниканы «Илебезнең пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» төбәк программасы буенча сатып алачаклар.
Дәресләргә йөрүче балалар саны укучылар санына һәм дәресләр җәдвәленә карап үзгәреп тора. Гадәттә мондый проектларда һәр мәктәптә 10 нан 30 га кадәр укучы катнаша, нәтиҗәдә, балаларның гомуми саны 300 гә җитәргә мөмкин. Пилотсыз авиация системалары, робототехника һәм программалаштыру өлкәсендәге белгечләр мәктәп укучыларын теоретик нигезләргә өйрәтәчәк, шулай ук аларга күнекмәләр уздырачак.
Моннан тыш, мәктәпләрдә «Кванториум» балалар технопарклары булдыру өчен компьютер һәм презентация җиһазлары, табигый фәннәр һәм технологик юнәлешләр буенча укыту һәм тәрбияләү чаралары сатып алу планлаштырыла. Илдар Шакиров искәрткәнчә, технопаркларның берсе 2022 елда 98 нче мәктәптә булдырылган. Быел 64 нче һәм 174 нче мәктәпләрдә «Кванториумнар» ачу планлаштырыла.
«Мәктәпләрдә пилотсыз авиация үзәкләре һәм «Кванториум» технопарклары булдырыла. Бу– балаларда заманча компетенцияләр үстерү өчен техник яктан җиһазландырылган киңлекләр. Без бу яңа юнәлешләрнең кирәклеген күрәбез. Мисал өчен, узган ел 98 нче мәктәпнең «Кванториум»ында әлеге мәктәпнең 250 гә якын укучысы һәм шәһәрнең башка учреждениеләреннән меңнән артык бала шөгыльләнгән. Тудырылган шартлар нәтиҗәсендә балаларыбызның талантлары ачыла», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Мисал сыйфатында ул 83 нче лицей укучылары Станислав Парамонов һәм Кирилл Никулинның су ташу урыннарында су өстеннән нефть җыю өчен уйлап табылган әйбернең илнең иң яхшы 8 уйлап табуы исемлегенә керүен сөйләде. Июль ахырында балалар Рәсәй робототехника олимпиадасында бүләк алучылар булдылар, ә Н.Лобачевский исемендәге лицейдан бишенче сыйныф укучысы Захар Блинов икенче урынны алды. «Бездә андый балалар җитәрлек, ә милли проектлар инде булган социаль инфраструктурага ярдәм итә», – дип белдерде Рөстәм Гафаров.
Илдар Шакиров: «Цифрлы белем бирү мохите» программасы буенча Казанның җиде мәктәбе өчен исәпләү техникасы, программа белән тәэмин итү һәм презентация җиһазлары сатып алачаклар», – дип дәвам итте. Шәһәрнең тагын тугыз спорт мәктәбе «Спорт – тормыш нормасы» милли проекты буенча спорт техникасы, инвентарь һәм экипировка алачак. Бу максатларга 38,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, «Мәгариф» милли проекты буенча яңа уку елы башына «Весна» торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла, ә 2024 ел ахырына шәһәрдә Химиклар мәдәният йорты яңартылачак, ул Татарстан яшьләренең төп үзәге булачак.