Казанның "Фокс" һәм "Татнефть-Казан" акробатик рок-н-ролл клублары тәрбияләнүчеләре 4 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медаль яуладылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Казан спортчылары акробатик рок-н-ролл буенча Идел буе федераль округы чемпионатыннан һәм беренчелегеннән җиде медаль алып кайтты.
Татарстан җыелма командасы составында Казан "Фокс" һәм "Татнефть-Казан" акробатик рок-н-роллы клублары тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Спортчылар исәбендә 4 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медаль.
"А класс-микст" дисциплинасында "Фокс" клубы яшүсмерләре һәм юниор кызлары берьюлы бөтен пьедесталны яуладылар. Алтынны Дмитрий Демошин һәм Яна Локтева, көмеш медальләрне Сергей Калинин һәм Анна Локтева, ә бронза медальләрне Алексей Чуманов һәм Иделия Нотфуллина яулады.
"Класс-микст" дисциплинасында яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында "Фокс" клубы вәкилләре Евгений Демошин һәм Ирина Яковлева бронза медальләр алды.
Казан акробатик рок-н-роллының "Victory" һәм "Rockstar" командалары кызлар һәм егетләр арасында "Формейшн" дисциплиналарында иң көчлеләр булып чыкты.
"Буги-вуги" төрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында "Татнефть-Казан" клубыннан Никита Люкшин һәм Диана Красильникова иң яхшылар дип табылды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Турнир 18 февральдә Уфада узды һәм сезонның төп стартына – апрель уртасында Мәскәүдә узачак Россия чемпионаты һәм Беренчелеге сайлап алу туры булды.