Казанда Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урынарны яклау көнендә шәһәрнең тарихи өлеше буенча экскурсия узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Регина Нурулина). Бүген Казанда Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урынарны яклау көнендә “Том Сойер фест” проектына багышланган фотокүргәзмә ачылды һәм шәһәрнең тарихи өлеше буенча экскурсия узды.
2016 елдан алып Казанда гамәлгә ашырыла торган “Том Сойер фест” проекты шәһәрнең үзәгендә урнашкан тарихи йортларның күренешен яңадан торгызуга юнәлдерелгән. 2016 һәм 2017 елларда волонтерлар җиде йортның фасадын яңарттылар, быел да шуның кадәр йорт төзекләндерергә планлаштырыла.
Петербург ур., 1 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә ачылган “Шәһәрне ничек итеп яратырга” (“Как любить город не только на словах”) күргәзмәсендә “Том Сойер фест” проекты кысасында реставрацияләнгән һәм 2018 елда яңартылачак йортлар фотографияләре тәкъдим ителгән. Экспозициянең бер өлеше волонтерларга багышланган. Күргәзмә ике атна дәвам итәчәк.
“Бу профессия бәйрәме түгел, ә һәйкәлләрнең үзенә багышланган бәйрәм. 2018 ел Россиядә волонетрлар елы итеп игълан ителгән, бу хәрәкәт тә массалы сыйфатка ия булыр дип ышанам”, - диде ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова ачылыш тантанасында.
Күргәзмә ачылганнан соң, кунаклар шәһәрнең тарихи өлешенә аккредитацияләнгән экскурсовод, Экскурсоводлар гилдиясенең административ сооветы әгъзасы Айдар Садыйков җитәкчелегендәге экскурсиягә китте. Экскурсия маршруты Петербург урамыннан Мәскәү митрополиты Андриан һәйкәленә кадәр, алга таба Волков һәм Достоевский урамнары аша узды.
2018 елда реставрацияләнәчәк йортлар арасында: Щапов урамы буенча 19/21 номерлы йорт, Волков урамы буенча 14-нче номерлы йорт, Достоевский урамы буенча 12-нче номерлы йорт, Сара Садыйкова урамы буенча 14-нче номерлы йорт, Габулла Тукай урамы буенча 33-нче номерлы йорт, Калинин урамы буенча 4-нче номерлы йорт, Фәтих Кәрим урамы буенча 11-нче номерлы йорт.
“Том Сойер фест” проектында катнашучы буларак 10 йорт каралган икән, дип сөйләде проектның координаторы Анна Җанбекова һәм йортларны сайлау принцибын сөйләде. “Беренчедән, йортта кешеләр яшәргә тиеш, икенчедән, волонтерлар уңайлы шартларда эшләсен өчен, ул биек булмаска тиеш. Йортның агач яки яртылаш таш булуы – тагы бер шарт булып тора. Иң мөһиме – йортта яшәүчеләрнең яңарту эшләренә каршы булмавы”, - диде ул. Эшләр июнь башында, әйбәт һава торышы урнашкач башланачак. Бүгенге көндә волонтерлар командасы җыелган булуга карамастан, “Том Сойер фест” проекты оештыручылары үз командасына яңа активистларны кабул итәргә әзер.
Чараларның оештыручылары – Бөтендөнья тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яклау җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге (ТРО ВООПИиК) һәм Татарстан Республикасының Экскурсоводлар гилдиясе.