Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2024, 12:29

Бүген кич һәм иртәгә көндез Казанда 5 мм га кадәр явым-төшем булачак

Юеш кар, салкын һәм бозлы яңгыр көтелә

21 декабрьдә Казанда кар, юеш кар, салкын һәм бозлы яңгыр көтелә, алар бүген кич башланырга мөмкин. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык, буран һәм томан булуы ихтимал. Синоптиклар фаразлавынча, 5 мм га кадәр явым-төшем булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, 6-11 м/с тизлек белән, урыны белән 15 м/с ка кадәр көчәю көтелә. Төнлә - 8-10 градус салкын, көндез термометр баганалары +2 гә кадәр күтәреләчәк.

22 декабрьдә шәһәрдә кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр саклана – тәүлеккә 2 мм га кадәр төшәргә мөмкин. Аерым районнарда синоптиклар бозлавык фаразлый. Җил 6-11 м/с тизлек белән көньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән 14 м/с ка кадәр көчәю ихтималы бар. Төнлә термометр баганалары 1-3 градус салкын күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы +1..-1 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана, урыны белән көчле.

Якшәмбе, 23 декабрьдә, синоптиклар төнлә һәм иртә белән бераз юеш кар вәгъдә итә – 2 мм га кадәр. Көндез явым-төшемсез булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с тизлек белән. Һаваның минималь температурасы -1..-3 градус булачак. Юлларда бозлавык булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.

Исегезгә төшерәбез, бүген көндез урамнарны чистартуга 402 берәмлек махсус техника һәм 616 эшче чыгачак. Кар ява башлаганчы алар юлларны һәм тротуарларны бозга каршы материаллар белән эшкәртәчәк.

Казанлыларны кар яву вакытында машиналарны парковкаларга дөрес куюны сорыйлар – юл буенда калдырылган машиналар техниканың төнлә сыйфатлы эшләвенә комачаулыйлар.

Барлык яңалыклар