Казанда махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, шәһәрдә барлык мәдәни-массакүләм чаралар кичектерелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Алинә Бережная). Казанлылар «Якында урнашкан китапханә» онлайн-проектына кушыла ала. Ул китапханәләрдә теге яки бу китапның булу-булмавы, шулай ук онлайн кызыклы интеллектуаль чаралар уздыру турында мәгълүмат бирү өчен булдырылган. Әйтик, иртәгә яшь Казан язучысы Булат Ханов катнашында «Йолдызлы билет» премиясе иясе катнашында вебинар узачак. Мәдәни-массакүләм чараларны гамәлдән чыгару шартларында мәдәни ял турында бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Казанда махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, шәһәрдә барлык мәдәни-массакүләм чаралар, шул исәптән хисап һәм юбилей концертлары, күргәзмәләр күчерелгән яки бөтенләй булмый. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, муниципаль китапханәләр китапларны индивидуаль бирүгә күчкәннәр, уку заллары вакытлыча ябылган, дип җиткерде. Казан зооботаника бакчасы һәм муниципаль музейлар төркем белән экскурсияләрне уздыруны туктатты, ләкин индивидуаль карау өчен алар ачык. Муниципаль кинотеатрлар ябылды. Мәдәният йортларында түгәрәк эшчәнлек, шулай ук «Жизнелюб» проекты кысаларындагы дәресләр туктатылды. «Массакүләм чараларны гамәлдән чыгару шәһәр паркларына һәм скверларына да кагылды, әмма алар ачык һавада уңайлы вакыт уздыру өчен ачык», - диде А.Абзалов.
Катгыйландырылган профилактик чараларга карамастан, шәһәр халкы мәдәни ял итүне өйләрендә үткәрә ала.
Казанлылар өчен китапханәләрдә билгеле бер китапларның булу-булмавы һәм мәдәни вакыйгалар турында белергә мөмкинлек бирүче «Якында урнашкан китапханә» онлайн-проекты эшли. Проектта катнашу өчен QR-код ярдәмендә якындагы китапханә чатына керергә һәм теге яки бу әдәбият, Казан язучылары һәм мәдәният эшлеклеләре, подкастлар һәм аудиокитаплар белән бушлай вебинарлар булу турында мәгълүмат алырга, шулай ук кызыксынулар буенча аралашырга мөмкин. Һәр китапханәнең QR-кодын KZN.RU порталының төп битендә - «Якында урнашкан китапханә» бүлегендә табарга мөмкин.
Шулай ук казанлылар өчен онлайн-спектакльләр дә була ала. 6 апрельдән Г.Камал исемендәге театр үз куелышларын интернет аша трансляцияләячәк. Карантинга ябылуга карамастан, ТР Милли музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Ислам мәдәнияте музее буенча виртуаль экскурсияләр мөмкинлеге барлыкка килде, шулай ук Казан музейлары экспозицияләре Культура.рф платформасында тәкъдим ителде.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын мөмкин кадәр тизрәк яңа яшәү рәвешенә күчәргә һәм читтән торып ял итү мөмкинлекләреннән файдаланырга чакырды. «Өйдә тик кенә дә утырып була, шул вакытта камилләшеп тә була. Яңа яшәү шартларына никадәр тизрәк күчсәк, бу сынауларны шулкадәр җиңелрәк үтәрбез. Кичәге көнгә без инде әйләнеп кайтмаячакбыз, бу - яңа режим, һәм без аңа яраклашырга тиеш», - дип йомгаклады И.Метшин.