Бүген, 20 февральдә, Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе узачак. Утырыш 14:00 сәгатьтә башлана. Турыдан-туры тапшыруны сылтама буенча карарга мөмкин.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак.
Казан шәһәре мэрының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап.
2024 елда Казан шәһәре Думасы эшчәнлеге турында хисап.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 2024 елдагы эшчәнлеге һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты эшчәнлеге турында хисап.
Казан шәһәренең Мактаулы гражданины турында.
Контроль-хисап палатасының 2024 елгы эшчәнлеге турында хисап.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе эшчәнлеге турында хисап.
Казан шәһәре Думасының «Туристлык салымы турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында.
«2023-2025 елларга Казан шәһәренең муниципаль милеген хосусыйлаштыруның фаразлау планы (программасы) турында» Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында.
«Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе «Муниципаль казна учреждениесе турында» Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Социаль ипотека программасы буенча торак урыннары алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ Казан шәһәре халкы турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә махсус билгеләнештәге территориаль яшелләндерү зонасы (Чернопрудная ур.) чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә территорияләрдән фактта файдалануның территориаль зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында («Яңа Вознесенск», «Көньяк парк»).
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә территориядән фактта файдалануның территориаль зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында («Аки» территориясе).
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә урам-юл челтәренең ярдәмче зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында Казан шәһәре Думасы карары проектын әзерләү хакында (Туфан Миңнуллин ур.).
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә территориядән фактта файдалануның территориаль зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында (Җаным бистәсе янындагы территория).
Төрлесе.