Бушлай кино күрсәтүләр пәнҗешәмбе көннәрендә ачык һавада уза
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август). Бүген «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» кысаларында бушлай кино күрсәтеләчәк. Кунакларны һәм Казан халкын режиссер Георгий Данелиянең 1975 елда төшерелгән «Афония» фильмын карарга чакыралар.
Фильмда төп рольне Леонид Куравлев башкара, аның пары булып Евгения Симонова уйный. «Слесарь-сантехник Афанасий Борщов, яки кыскартып Афоня, нәтиҗәләр турында уйланмыйча, кайгысыз тормыш рәвеше алып бара. Бервакыт аның юлында яшь Катя Снегирева пәйда була, ул Афоняга үз-үзенә ышанычын кайтара, һәм ул тормышка башкача карый башлый», - дип әйтелә фильмның тасвирламасында.
Кино күрсәтү 20:00 сәгатьтә парк сәхнәсе янында башланачак, дип хәбәр итте Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе үзенең Telegram-каналында. Керү ирекле.