«Тормыш агачы» проектының чираттагы кичәсендә кунакларны мастер-класслар, квест-программа һәм такмак баттлы көтә
Фото: Денис Гордийко
Казан халкын һәм кунакларын балчыктан уенчыклар ясау, челтәр бәйләү һәм «борок» бизәкләре ясау буенча мастер-класслар көтә. Шулай ук мәйданчыкта Казан губернасы рус картларының костюмнары экспозициясе һәм Татарстанның рус бәйрәмнәренә багышланган фотокүргәзмә оештырыла.
Нәни кунаклар «Урман серләре» квест-программасында әкият персонажы белән таныша һәм истәлеккә фотога төшә алачак. «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар рус әкиятләре белән танышачак, ә уен аланында алар өчен традицион уеннар әзерләнәчәк.
«Такмак» һәм «Халык җырлары» мәйданчыкларында кичә кунаклары хор белән яраткан һәм һәркемгә таныш җырларны башкара алачак, шулай ук такмак баттлда катнашу мөмкинлеге булачак.
Тематик зоналар 18:00 сәгатьтә эшли башлаячак. Шул ук вакытта фольклор коллективлары, шул исәптән Лаеш районы Никольск авыл мәдәният йорты «Каравон», «Не любо – не слушай», «Русская песня» халык хоры, Казан филармониясе солисты Дмитрий Босов һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
«Тормыш агачы» проекты Идел буе халыкларының туган телләрен, традицион мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм Казан Мэриясе һәм ТР халыклары Ассамблеясы тарафыннан Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия ярдәме белән гамәлгә ашырыла.