В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фикер алышуны трансляцияләү социаль челтәрләрдә узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август). Бүген «Черек күл» паркы амфитеатрында тифлокомментарий турында лекция узачак. Анда техниканың нигезләрен ачыклаячаклар, предметларның берсенә карата тифлокомментарий ишетәчәкләр һәм фильмнан өзек караячаклар.
Очрашуны профессиональ тифлокомментатор Гөлүсә Закирова үткәрәчәк. Башлану вакыты – 18:30 да. Лекциядән соң катнашучыларга «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Рядом» инклюзив баннер күргәзмәсе буенча экскурсия үткәрәчәкләр. Экскурсиядә катнашу өчен теркәлү кирәк.
Чарага бара алмаган кешеләр өчен онлайн-трансляция мөмкин булачак, дип ачыклык керттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.