Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.06.2019, 08:36

Бүген Казанның Лядской бакчасында алтынчы «Китап-фест» узачак

Китап фестивале Аксенов скверында ачык һавада кино күрсәтү белән тәмамланачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Бүген, Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Казанның Лядской бакчасында алтынчы тапкыр «Китап-фест» китап фестивале узачак. Фестиваль программасында - күргәзмәләр, танылган язучыларның чыгышлары, «ирекле микрофон» янында авторлык текстларын уку, конкурслар, уеннар, спектакльләр һәм башкалар бар. Китап фестивале Аксенов скверында ачык һавада кино күрсәтү белән тәмамланачак.

Фестиваль узган көнне Лядской бакчасының үзәк аллеясында Лев Толстой дәүләт музее фондыннан уникаль материалларга нигезләнгән «Сакалсыз Толстой» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә шәһәр халкын язучының башка - дөньяви ягы белән таныштырачак. Паркка килүчеләр Лев Николаевич тормышының Казан чоры һәм бу вакытка багышланган әсәрләре турында белә алачаклар.

Фестивальнең төп вакыйгасы 11.00 сәгатьтә башлана – бу вакытта төп сәхнәдә быелгы «Китап-фест»ның танылган катнашучылары чыгыш ясаячак. Алар арасында, әйтик, халыкара прозаиклар конкурслары лауреаты Арина Обух һәм режиссер-сценарист, әдәби күзәтүче Роман Либеров та бар.

Парктагы барлык фестиваль мәйданчыклары быел Театр елына багышлана. Шулай итеп, парк аллеяләрендә арт-объектлар, китап күргәзмәләре һәм театраль Казаннан инсталляцияләр тәкъдим ителәчәк. Ә Казан театрлары актерлары миниатюралар күрсәтәчәк. Фестиваль кунаклары «Казан китапчылары» шигъри дуэтының инсценировкаларын күрәчәкләр, шулай ук театр мастер-классларында катнаша алачак.

Фестивальнең иң яшь катнашучылары өчен балалар китаплары мотивлары, курчак бармак театры, балалар пьесалары, интеллектуаль уеннар һәм башка күңел ачу чаралары буенча әдәби-театральләштерелгән постановка белән «Балалар театры» аллеясы әзерләнәчәк.

Һәркем үзенең авторлык текстларын «Ирекле микрофон» мәйданчыгында укый алачак. Шулай ук теләге булганнар хокукый дәвамчанлык буенча белемнәрен тикшерәчәкләр һәм Александр Пушкин әсәрләре буенча әдәби диктант язачаклар.

Сәнгать иҗаты аллеясында аппликацияләрнең төрле техникаларында мастер-класслар үткәреләчәк. Аларда һәркем китап, театраль битлек яки открытка ясый алачак.

Моннан тыш, ТАССР оешуга 100 ел тулу алдыннан паркта Татарстан Республикасы барлыкка килү тарихына багышланган китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

20.30 сәгатьтә фестиваль Аксенов бакчасында Осип Мандельштам истәлегенә багышланган Роман Либеровның «Сохрани мою речь навсегда» дигән фильмын күрсәтү белән дәвам итәчәк.

Барлык яңалыклар