В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музыкантлар совет чорындагы армия хезмәте турында җырларны джаз эшкәртүендә башкарачак.
Фото: Казан Социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). Бүген Казанның Социалистик көнкүреш музеенда солдат джазы кичәсе узачак. Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада шәһәрнең музыка коллективлары совет чорына караган армиядә хезмәт итү турындагы җырларны джаз эшкәртүендә башкарачак.
Музыкантлар «Идет солдат по городу», «Не плачь девчонка», «Там вдали за рекой» һәм башкалар җырларны башкарыр дип көтелә. Барлык композицияләр дә «эйсид джаз» оригиналь стилендә яңгырый.
Моннан тыш, музей кунакларына совет хәрби формасы коллекциясен тәкъдим итәчәкләр. Һәр теләгән кеше ошаган экспонатны кия һәм таныш җырларны башкаруга кушыла ала, дип хәбәр итә Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.
Шулай ук музейда совет армиясендә хезмәт итү елларын чагылдырган 70-80 нче еллардагы дембель альбомнары куелачак.
Чара 19:00 сәгатьтә башлана.