Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2020, 12:58

Бүген Казанда яңа ел иллюминациясен кабызачаклар

Яңа елга шәһәрнең 30 төп урамы һәм мәйданы бизәлгән, «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршыны 78 мең яктылык гирляндалары бизи.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда Яңа елга төп 30 урам һәм мәйданнар бизәлгән. Төп магистральләрдә һәм туристлык маршрутларында яктылык консольләре белән шәһәр яктырту баганалары бизәлгән, арт-объектлар урнаштырылган. Бүген Яңа ел иллюминациясен кабызачаклар. Казанның бәйрәмгә ничек үзгәрүе турында бүген шәһәр мэриясендә эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

Быел төп җәяүлеләр урамын Бауманны ТР башкаласы халкы һәм кунаклары яратып өлгергән Festi Италия ут инсталляцияләре бизәде. Шундый ук бизәлеш «Черек күл» паркында да булачак.

Казанның иң күп йөри торган 16 паркы – Горький исемендәге парк, Горки-Әмәт урманы, «Крылья Советов» һәм башка иҗтимагый киңлекләр Яңа ел утлары белән балкыды инде.

«Казан» гаилә үзәге янындагы территория Яңа елны бәйрәм итүнең гадәттәгечә төп мәйданчыгы булачак. «Биредә яктылык динамик бизәлешле 35 метрлы яңа ел чыршысы һәм яктылык-музыка тамашасын үткәрү өчен анимацияле гөмбәз куелган. Яктылык бизәлеше 78 мең гирляндадан торган инсталляция белән тәэмин ителә», – дип сөйләде Игорь Куляжев. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен мәйданчыкта Яңа ел ярминкәсе узачак. Аны 24-нче декабрьдән 14-нче гыйнварга кадәр карарга мөмкин булачак.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, быел яңа ел бизәлеше андый ук масштаблы түгел – пандемия үз төзәтмәләрен кертте. «Халык моны аңлап кабул итәр дип ышанам. Ләкин шуның белән бергә барлык районнарда чыршы шәһәрчекләре бар. Мәдәни программа хисабына без Яңа елны бәйрәм рухы белән каршы алачакбыз», – дип йомгаклады ул.

Исегезгә төшерәбез, Казанда быел паркларда һәм скверларда 130-дан артык яңа ел чарасы узачак, шулай ук торак массивларда да. Төп чыршы «Казан» гаилә үзәгендә 24-нче декабрьдә ачылачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 21.12.2020
Видеорепортаж
21.12.2020 13:10
Казанда Яңа елга 30-дан артык төп урам һәм мәйдан бизәлгән
Барлык яңалыклар