Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2024, 16:07

Горький шоссесында биш җәяүлеләр өчен җир өсте кичүенең беренчесен урнаштырачаклар

Участокта эшләр булу сәбәпле, төнлә транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Бүген төнлә Казанның Коләхмәтов, Фрунзе һәм Болотников урамнары киселешендә планлаштырылган биш җәяүлеләр өчен җир өсте кичүенең беренчесен урнаштырачаклар. Эшләр Горький шоссесын реконструкцияләү кысаларында башкарылачак, нәтиҗәдә магистральдә светофорсыз хәрәкәт булачак.

«Дүрт сәгать эчендә, төн уртасыннан 4:00 гә кадәр, бригадаларга троллейбусның контакт линиясен сүтәргә, җир өсте кичүенең күчеп бара торган корылмаларын куярга һәм контакт линиясен яңадан җыярга кирәк. Бу вакытта транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертеләчәк», – дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов.

Хәзер төзүчеләр, соңыннан аларны урнаштыруга керешер өчен, күчеп бара торган корылмалар әзерлиләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшләр өч этапта узачак, шуңа күрә 27, 28 һәм 29 июльдә төнлә юлны ябачаклар. Түбәндәге участокларда машина йөрү мөмкинлеге булмаячак:

Фрунзе урамындагы 13 нче йорт янында (Восстание урамына таба хәрәкәт юнәлешендә);

Болотников урамындагы 13а номерлы бина янында (Лазарев урамына таба хәрәкәт юнәлешендә).

Игорь Сәләхетдинов кичүне урнаштыру өчен махсус соңрак вакыт сайланган – бу шәһәрдә бөкеләр тудырмаска һәм машина йөртүчеләргә хәрәкәт итәргә комачауламаска мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде. Казан үзәгенә барганда Можайская, Светлая, Лазарев урамнары, ә шәһәрдән чыкканда Коләхмәтов, Сабан, Восстание урамнары буйлап йөреп чыгарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Горький шоссесын реконструкцияләүне ноябрьгә тәмамлау планлаштырыла. Магистральдә җәяүлеләр өчен биш җир өсте һәм өч җир асты кичүе төзеләчәк, берәр җир өсте һәм җир асты кичүе реконструкцияләнәчәк, өч борылыш элмәге, тоннель һәм эстакада төзеләчәк.

Магистральне дүрт полосадан алты полосага кадәр киңәйтү нәтиҗәсендә автомобиль трафигы ике тапкырга артачак, ә яхшыруны Киров районында, Салават күпере, Залесный һәм Юдинода яшәүче 140 мең тирәсе кеше сизә алачак. Эшләр тәмамлангач, 11,5 чакрымлы юлның үткәрү сәләте сәгатенә 11 мең автомобильгә кадәр – ике тапкырга диярлек артачак. Съездларның һәм җирле юлларның озынлыгы 6,5 км тәшкил итәчәк. шулай ук киңлеге 3-4,5 м булган тротуар һәм киңлеге 1,5 м булган велосипед юлы төзү каралган.

Алда Горький шоссесының башка участокларында, Болотников һәм Фрунзе урамнарында җәяүлеләр өчен җир өсте кичүләрен урнаштыру вакытында хәрәкәтне чикләү турында хәбәр ителгән иде. Алар белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Видеорепортаж
26.07.2024 15:16
Горький Шоссесында җәяүлеләр өчен беренче җир өсте кичүен төзәячәкләр
Барлык яңалыклар