В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәтчән состав 36-нчы һәм 45-нче номерлы маршрутларда тулысынча яңартылачак.
Фото: Транспорт комитеты
«ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе автопаркыннан беренче рейска 6 яңа автобус китте. Транспорт рәсмиләштерү процедурасын үтте, предприятиенең техник хезмәте барлык кирәкле эшләрне башкарды. «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесе гаражыннан шулай ук беренче рейска бүген 19 яңа газ-мотор автобусы китте, дип хәбәр итә Казан Транспорт комитеты.
Әйтергә кирәк, 36-нчы һәм 45-нче номерлы маршрутларда хәрәкәтчән состав тулысынча яңартылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» федераль проекты һәм «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында Казан автотранспорт паркы газ-мотор ягулыгында эшләүче 53 яңа «НефАЗ» автобуслары белән тулыланды. Сентябрьдә «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесенә 23 яңа автобус килде, октябрьдә «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесенә тагын 30 яңа автобус кайтты.