Вагоннарда медицина тикшерүе узарга һәм табиблар белән киңәшләшергә мөмкин булачак
Фото: vk.com/rzd_official
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы октябрь). Бүген Казанга «Сәламәтлек поезды. «Бергә диабетка каршы» киләчәк. Җиһазландырылган вагоннарда шәһәр халкы профилактик тикшерү үтә һәм табиблар белән киңәшләшә алачак.
Пациентлар глюкоза, холестерин һәм гликированный гемоглобин, ЭКГ, калкансыман бизгә УЗИ һәм медицина күрсәтмәләре буенча башка процедуралар өчен экспресс-анализлар бирә алачак. Тикшерү шикәр диабетын яки аның барлыкка килү куркынычын ачыклауга юнәлдерелгән.
Бүген «Сәламәтлек поезды»нда шәһәрлеләрне 10:00 дән 17:00 гә кадәр кабул итәчәкләр, ә иртәгә табибларга 9:00 дән 13:00 гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
Поезд маршруты Владивостоктан Мәскәүгә кадәр сузылачак. Шулай ук состав Балезино, Киров һәм Түбән Новгородта тукталачак.
Проект РФ Федераль Собраниесе федерациясе советы, Дәүләт Думасы, илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Милли өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән «РЖД-Медицина» системасының сәламәтлек саклау учреждениеләре белән берлектә «РЖД» ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла.