В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар чарада биючеләр яки тамашачылар сыйфатында катнаша ала
16 февральдә Казанда хәйрия Сретение балы узачак. Чарага тамашачы сыйфатында теләгән һәркем килә ала. Биюләрдә катнашырга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне чакыралар. Репетицияләр бүген кич башлана, дип хәбәр иттеләр Казан епархиясенең яшьләр бүлегендә.
Балда биергә теләүчеләргә түләүсез үткәрелә торган репетицияләргә йөрергә кирәк. Профессиональ хореограф Инна Максимова белән бергә вальслар, па-де-труа һәм полькаларны чәршәмбе көннәрендә 19:00 сәгатьтә «Сандугач» китапханәсендә (Мәүлетов ур., 17б) һәм җомга көннәрендә 17:00 сәгатьтә Казан православие дини семинариясендә (Челюскин ур., 31а) өйрәнергә мөмкин.
Бал кунаклары республиканың хәйрия проектлары белән таныша алачак, алар арасында – 2022 елда махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны һәм активистка Евгения Коцарь инициативасы белән оештырылган «Zа Победу!» хәрәкәте. «Фронт ташучылары» фонды медале белән бүләкләнгән МХО волонтеры Мария Еремова «Донбасс. Яшәргә!» автор фотокүргәзмәсен тәкъдим итәчәк.
Чарада МХО зонасында яшәүче тыныч халыкка һәм Россия гаскәрләренә ярдәм итү ярминкәсе җәелдереләчәк. Барлык иганәләрне һәм кергән акчаларны шәфкатьлелек эшләренә юнәлтәчәкләр.
Христиан бәйрәме – Сретение Господне (Күрешү) – Гайсә пәйгамбәрнең акыл иясе карт Симеон белән очрашуы истәлегенә оештырылган. Сабый туганнан соң кырыгынчы көнне Мария һәм Иосиф, Иске Гаһед традициясе буенча, аны Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә алып килгәннәр. Симеонга исә бу вакыйгага кадәр бик күп алдан ук ул Коткаручыны күрмичә үлмәячәк, дип алдан әйтеп куелган булган.
Күрешү бәйрәмен 15 февральдә билгеләп үтәләр, шул ук дата – бөтендөнья православие яшьләре көне. Бәйрәмгә багышлап егетләр һәм кызлар өчен баллар һәм очрашулар уздыру традициясе Россия империясендә башланып китә. Татарстанның хәзерге башкаласында чараны унберенче мәртәбә Рус Православие чиркәвенең Казан епархиясе яшьләр бүлеге оештыра.
Моңа кадәр ТР башкаласында фронтка ярдәм итүче 150-ләп активистны, махсус хәрби операция өчен продукция җитештерүчеләрне, предприятиеләр вәкилләрен һәм МХО катнашучыларын берләштергән «Казань за СВОих» форумы узган иде.