В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларны юбилейлары белән шәһәрнең гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре котлады
Фото: Казанның гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе
Юбилярлар гаилә бәхете серләре белән уртаклашты. Алар бик гади: тугрылык, бер-береңә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү, кичерә белү осталыгы һәм, әлбәттә, мәхәббәт. Әлеге сыйфатлар Миндияр Гаптрахман улына һәм Фатыйма Салихҗан кызына, гаилә учагын сүндермичә, яшьлектәге мәхәббәт хисләрен саклап, озак еллар буе дус-тату яшәргә ярдәм иткән.
«Иң мөһиме – эшләргә һәм ялкауланмаска. Тормыш – хәрәкәт ул» – гомер буе бер-берсен ихтирам итеп, ярдәмләшеп яшәгән ир белән хатынның гаилә девизы шундый.
Мондый юбилей – кеше тормышында бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки аны билгеләп үтү бәхете һәркемгә дә насыйп булмый.