Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2024, 10:30

Бүген Россия президентының инаугурация тантанасы узачак

Чарада Татарстан делегациясе составында Казан мэры Илсур Метшин да катнаша

Фото: kremlin.ru

Бүген Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Владимир Путинның Россия президенты вазифасына керешү тантанасы узачак. Инаугурациядән соң аның дәүләт башлыгы вазифасында алты еллык яңа мөддәте исәпләнә башлый, ул 2030 елга кадәр дәвам итәчәк. Вакыйга урыныннан трансляция федераль каналларда туры эфирда планлаштырылган.

Инаугурация тантанасы алдан төзелгән протокол буенча үткәрелә. Чарада Татарстан делегациясе составында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, төбәктән Дәүләт Думасы депутатлары катнашачак.

Сәяси блок әгъзаларыннан тыш, тантанага традицион рәвештә Россия Геройлары, суд системасы, дипломатик корпус, төп дини конфессияләр вәкилләре, сайлау штабы әгъзалары һәм президентның ышанычлы затлары, төрле иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр җитәкчеләре, чит ил кунаклары чакырыла.

Ил президенты вазифага керешкәч, гамәлдәге хөкүмәт үз вәкаләтләрен тәмамлый, яңа состав формалаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Россия президентын сайлаулар 2024 елның 15-17 нче мартында узды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Владимир Путин 87,28% тавыш җыйды. Татарстан башкаласында Россия президентын сайлауларда катнашкан тавыш бирүчеләр саны буенча рекорд куелды – әлеге күрсәткеч 72,7% ны тәшкил итте.

Барлык яңалыклар