Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2023, 16:57

Бүген төнлә Казанда юеш кар һәм азрак буран булырга мөмкин

Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә республикада һава торышы үзгәрмәячәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы гыйнвар). Бүген төнлә Казанда синоптиклар юеш кар һәм азрак буран фаразлый. Һава температурасы -5 градустан -7 градуска кадәр булачак. Иртәгә көндез шәһәрдә явым-төшем көтелми. Термометр баганалары -3-5 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача булачак, юлларда бозлавык саклана.

Якын көннәрдә республикада һава торышы үзгәрмәячәк. 27 нче гыйнварда Татарстанда урыны белән юеш кар явачак. Аерым районнарда көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-16 метрга кадәр көчәячәк, азрак буран булырга мөмкин. Төнлә температура -5-10 градус булачак, көндез -3 градустан -8 градуска кадәр.

Ял көннәрендә, 28-29 нчы гыйнварда, республикада урыны белән кар көтелә. Шимбә төнлә һава температурасы -6-11 градуска кадәр, аяз булганда -16 градуска кадәр булачак. Көндез синоптиклар -3-8 градус салкын булачак дип җиткерә. Якшәмбе төнендә температура -8-13 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда -17 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә -5-10 градус булыр дип көтелә.

Киләсе атна башында, 30 нчы һәм 31 нче гыйнварда, Татарстанда урыны белән кар явачак. Дүшәмбе төнендә -12 градустан -17 градуска кадәр, көндез -5 градустан -10 градуска кадәр булачак. 31 нче гыйнварда, җылы атмосфера фронты узу белән, республикада җылыначак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, һава температурасы төнлә -6 градустан -11 градуска кадәр, көндез -3 градустан -8 градуска кадәр булачак.
Барлык яңалыклар