В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә
Денис Гордийко фотосы
Татарстан Республикасы башкаласында 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә муниципаль парковкаларда кар чистарту эшләре алып барыла. Шуңа бәйле рәвештә юлларны тулысынча һәм сыйфатлы итеп чистарту өчен, машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын алдан ук күчереп куюларын сорыйлар, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
21:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр кар чистарту техникасы түбәндәге адреслар буенча эшләячәк:
Һади Такташ урамы, урамның ике ягы, Марсель Сәлимҗанов урамы белән кисешкән урыннан Спартак урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Һади Такташ урамы, урамның ике ягы, Спартак урамы белән кисешкән урыннан Островский урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Һади Такташ урамы, урамның ике ягы, Марсель Сәлимҗанов урамы белән кисешкән урыннан Нурсолтан Назарбаев урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Нариманов урамы, урамның ике ягы, Татарстан урамы белән кисешкән урыннан Париж Коммунасы урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Нариманов урамы, урамның ике ягы, Галиәсгар Камал урамы белән кисешкән урыннан Мартын Межлаук урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Рөстәм Яхин урамы, урамның так ягы, Галиәсгар Камал урамы белән кисешкән урыннан Мәскәү урамы белән кисешкән урынга кадәр, урамның җөп ягы, Мәскәү урамы белән кисешкән урыннан, Мәскәү урамында урнашкан 2А номерлы йорт янында;
Гаяз Исхакый урамы, урамның ике ягы, Таҗи Гыйззәт урамы белән кисешкән урыннан Үзәк (Колхоз) базар бинасына кадәр;
Гаяз Исхакый урамы, урамның ике ягы, Чернышевский урамы белән кисешкән урыннан Рөстәм Яхин урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Гаяз Исхакый урамы, урамның ике ягы, Чернышевский урамы белән кисешкән урыннан Таҗи Гыйззәт урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Университет урамы, урамның ике ягы, Уң як Болак урамы белән кисешкән урыннан Профсоюз урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Чернышевский урамы, урамның так ягы, Мәскәү урамы белән кисешкән урыннан Сул як Болак урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Чернышевский урамы, Сул як Болак урамында урнашкан 24/20 нче йорт янындагы территория;
Лейтенант Шмидт урамы, Чехов базары каршындагы урамның ике ягы;
Лейтенант Шмидт урамы, урамның ике ягы, Вишневский урамы белән кисешкән урыннан Чехов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Лейтенант Шмидт урамы, урамның ике ягы, Әбҗәлилов урамы белән кисешкән урыннан Зинин урамы белән кисешкән урынга кадәр, урамның җөп ягы, Зинин урамы белән кисешкән урыннан Вишневский урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Чехов урамы, урамның җөп ягы, Чехов урамында урнашкан 4 нче йорт янында;
Чехов урамы, урамның ике ягы, Лейтенант Шмидт урамы белән кисешкән урыннан Лесгафт урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Чехов урамы, урамның так ягы, Чехов базары ягыннан, Достоевский урамы белән кисешкән урыннан Лейтенант Шмидт урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Груздев урамы, урамның так ягы, Чехов урамы белән кисешкән урыннан Волков урамы белән кисешкән урынга кадәр.
21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр карны 150 нче номерлы парковкада һәм Восстание урамында (110, 112 нче номерлы парковка) җыештырачаклар.