10 нчы февраль көндез һава температурасы -5 градуска кадәр булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
10 нчы февральдә Казанда аязучан болытлы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыш, көньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә. Юлларда бозлавык сакланачак. Төнлә һава температурасы -6 градустан -8 градуска кадәр, аязганда -11 градуска кадәр булачак. Көндез 3-5 градус салкын фаразлана.
Татарстан буенча төнлә һава температурасы -6-11 градус булачак, көнчыгышта аязганда -14 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндез термометр баганалары -2-7 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.