Процедураны 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бушлай узарга мөмкин.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче сентябрь). Бүген Казанда яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тест уза ала. Процедураны 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үткәрәчәкләр.
Мобиль пунктлар Пушкин урамында «Сәгать» һәйкәле янында һәм Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында урнаштырылачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге матбугат хезмәте.
Тест «Җиңү өчен Тест. Ярдәм янәшәдә» акциясе кысаларында «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган хәйриячелек автоном оешмасы белән берлектә уздырыла.