В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә 16,1 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 458 юл эшчесе һәм 392 берәмлек махсус техника, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 67 трактор щеткасы, 134 үзбушаткыч, 77 фронталь төягеч, 36 «Барсик» мингитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар чыгару 8 Март, 25 Октябрь, Авангард, Айдаров, Әмирхан, Бассейн, Батурин, Батыршин, Бауман, Беломорск, Боевая, Восстание, Гарифьянов, Гладилов, Горький, Губкин, Девятаев, Ершов, Жуковский, Зорге, Ипподром, Карбышев, Фатыйх Кәрим, Качалов, Большая Красная, Кремль, Кол Гали, Кулагин, Курчатов, Лаврентьев, Лесгафт, Ломжа, Магистраль, Мәрҗани, Маркс, Миңнуллин, Миславский, Назарбаев, Насыйри, Начальная, Павлов, Павлюхин, Петербург, Попов, Идел Буе, Пушкин, Сәетгалиев, Саммер, Сафьян, Театр, Техника, Фучик, Халтурин, Чернышевский, Чехов, Чистай, Чуйков, Цеткин, Ибраһимов урамнары, Җиңү һәм Универсиада проспектлары, Ирек мәйданы, Вокзал яны һәм Ярминкә мәйданы, Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактлары, Аракчино шоссесы, Северный һәм Иске Горки бистәләре, шулай ук Жилплощадка һәм Грабарский микрорайоннарыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 16 мең 120 тонна кар, ә кышкы сезон башыннан – 504 мең 209 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 367 тонна реагент һәм 709 тонна ком-тоз катнашмасы, ә сезон башыннан – 49 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.