Узган тәүлектә 14,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
Кар Авангард, Айдаров, Актай, Әмирхан, Батурин, Батыршин, Бауман, Беломорск, Ботаника, Вахитов, Галактионов, Гиззат, Главная, Даурия, Девятаев, Ершов, Журналистлар, Коротченко, Краснококшайск, Кремль, Коләхмәтов, Курынов, Лаврентьев, Литвинов, Лядов, Магистраль, Мәрҗани, Мариуполь, Карл Маркс, Можайский, Насыйри, Павлюхин, Париж Коммунасы, Петербург, Аркылы Азино, Ротор, Сәетгалиев, Сәлимҗанов, Сафьян, Солидарность, Столяров, Султанова, Ташаяк, Театр, Федосеев, Фрунзе, Фучик, Хәким, Чехов, Щапов урамнарыннан, Ибраһимов, Җиңү, Универсиада һәм Ямашев проспектларыннан, Ирек мәйданыннан, Вокзал һәм Ярминкә мәйданнарыннан, Катановский һәм Кочетов тыкрыкларыннан, Нокса авышлыгыннан, Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактларыннан, Горький шоссесыннан, Кукушкино торак массивыннан, Әмәт, Вознесение, Дәрвишләр, Нагорный, Привольный һәм Юдино поселокларыннан, Грабарский һәм «Салават Күпере» микрорайоннарыннан һәм башка урам участокларыннан.
Узган тәүлектә урамнардан 14 мең 775 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан бирле – 551 мең 266 тонна кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлек эчендә 124 тонна реагент һәм 231 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, ә сезон башыннан – 51 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында басылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында рөхсәтсез урыннарда кар җыю фактлары турында хәбәрләр кабул ителә.