Узган тәүлектә 13,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Бүген көндез Казан урамнарын кардан җыештыру өчен 525 юл эшчесе һәм 381 берәмлек махсус техника, шул исәптән 60 катнаш юл машинасы, 89 трактор щеткасы, 106 үзбушаткыч, 61 фронталь төягеч, 42 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар чыгару Әбҗәлилов, Авангард, Адоратский, Азино, Әмирхан, Бауман, Беломорск, Бигичев, Ботаника, Восстание, Гагарин, Гвардия, Гоголь, Горький, Губкин, Даурия, Девятаев, Декабристлар, Ершов, Жуковский, Зинин, Зорге, Иовлев, Коротченко, Космонавтлар, Кулагин, Лесгафт, Литвинов, Магистраль, Машина төзүчеләр, Маяковский, Мөштәри, Назарбаев, Некрасов, Павлов, Павлюхин, Парин, Петербург, Сәетгалиев, Совет, Соловец Юнглары, Спартак, Столбов, Таежная, Такташ, Ташаяк, Техника, Тинчурин, Толстой, Фучик, Хәким, Чехов, Чистай, Чуйков, Шаляпин, Щапов, Ягодинская урамнары участокларыннан, Ибраһимов һәм Ямашев проспектлары, Ферма шоссесы, Ярминкә мәйданы, Мамадыш һәм Оренбург трактларыннан һ.б. башкарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 13,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан – 353 мең тоннадан артык кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 329 тонна реагент һәм 686 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, ә сезон башыннан – 42 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материаллар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. Район администрацияләренә дә, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә була.