В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә 14 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 520 юл эшчесе һәм 372 берәмлек махсус техника, шул исәптән 57 катнаш юл машинасы, 75 трактор щеткасы, 117 үзбушаткыч, 65 фронталь төягеч, 34 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Карны чыгару Адоратский, Айвазовский, Айдинов, Әмирхан, Архангельск, Астрономия, Бассейн, Батурин, Бауман, Восстание, Гафури, Гвардия, Гладилов, Голубятников, Девятаев, Декабристлар, Дуслык, Журналистлар, Зайцев, Зорге, Ипподром, Ирек, Карбышев, Краснокшайск, Кремль, Кызыл Татарстан, Лена, Лесгафт, Мехчылар, Миңнуллин, Модель, Мәскәү, Назарбаев, Новаторлар, Павлюхин, Парин, Петербург, Сәетгалиев, Сәлимҗанов, Спартак, Татарстан, Тихорецк, Тукай, Университет, Фучик, Цеткин, Чернышевский, Чехов, Чистай, Шәһиди, Архангельск һәм Старательный тыкрыклары, Горький Шоссесы, Ямашев проспекты, Солтан Галиев, Ирек һәм Меңьеллык мәйданнары, Мамадыш һәм Оренбург трактлары, Әмәт, Дәрвишләр, Кадыш, Төньяк, Коры елга бистәләре, Грабарский һәм «Салават күпере» микрорайоннарыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 14 мең 290 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан – 325 мең 474 тонна кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлек эчендә 370 тонна реагент һәм 699 тонна ком-тоз катнашмасы, ә сезон башыннан – 40 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.