В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара «Сайлау ноктасы» программасы кысаларында уза
Бүген, 11 июльдә, Кремль яр буенда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәге программасы кысаларында ачык һавада бушлай кино күрсәтү булачак. Халыкка «Красные ленты» Россия фильмын күрсәтәчәкләр.
«Красные ленты» фильмы сюжетында Артектан башка балалар белән бергә Кырымны немец оккупациясеннән азат итүне якынайтучы Надя исемле кыз тарихы. Фильм Кырым азат ителүнең 80 еллыгына «Артек» халыкара балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләр катнашында булдырылган.
Фильмны теләгән һәркем карый ала. Кунакларны «Сайлау ноктасы» павильоны янында Миллениум күперенә караган ачык мәйданчыкта көтәчәкләр. Башлану вакыты 20:30 сәгатьтә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Сайлау ноктасы» – Татарстан рәисен сайлау турында Казансу яр буендагы җәмәгать мәгълүмат үзәге, анда һәр шәһәр кешесе ТР рәисен сайлау тәртибе турында белә, сайлау системасы белгечләреннән кирәкле консультация ала, шулай ук һәр җомга саен үткәрелә торган ачык чараларда, экспертлар белән очрашуларда, мастер-классларда һәм ачык кино күрсәтүләрдә катнаша алачак.