В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көненә багышланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Бүген «Казан» гаилә үзәгендә кызыл ут кабыначак. Шулай итеп, Татарстан башкаласында Бөтендөнья инсульт белән көрәш көненә багышланган «Кызылдан киен!» акциясен хуплаячаклар.
Касә бинасы яктыртыла торган кызыл төс йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше аркасында борчылуны символлаштыра.
Кызыл төс белән яктырту 17:00 сәгатьтә кушылачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, «Кызылдан киен!» акциясен ел саен Россия кардиология җәмгыяте үткәрә, аның максаты – йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле куркынычлар турында халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру.