В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция айның беренче сишәмбесендә уздырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). Бүген, айның беренче сишәмбесендә, Казан Кремленең барлык музейларына бушлай керергә мөмкин. «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның Табигать тарихы музее һәм «Манеж» күргәзмәләр залы килүчеләрне сеанслап кабул итәчәк. Кертү гадәти чират тәртибендә башкарыла.
Әйтик, хәзер Пушечный двор музеенда «Мушкеттан автоматка кадәр: ату коралы тарихыннан», «Эрмитаж-Казан» үзәгендә – «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры», ә «Манеж» залында «Пресинема. Анимацион уенчыклар күргәзмәсе» уза.
Эш режимы һәм сеанслар җәдвәле рәсми сайтта урнаштырылган, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.