В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләрне һәр сеанска чикләнгән санда гына кертәчәкләр.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). Бүген ТР башкаласы халкы Казан Кремленең музейларын һәм күргәзмә залларын бушлай карый ала. Керү сеанслар буенча булачак.
Әйтик, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, Татарстанның табигать тарихы музеенда, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр сеанслар һәр ярты сәгать саен үткәреләчәк. Санитар эшкәртү 13:30 дан 14:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Бер сеанска килүчеләр саны 30 кешедән артмаска тиеш.
Шулай ук 10:00 дән 17:15 кә кадәр «Манеж» күргәзмәләр залына, Туп сарае музеена һәм Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее күргәзмәсенә барырга мөмкин булачак. Килүчеләрне 45 минут саен кабул итәләр, бер сеанста катнашучыларның максималь саны – 20 кеше. Санитар эшкәртү өчен тәнәфесне 13:00 дән 13:30 га кадәр оештыралар, дип хәбәр иттеләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.