Беренче сеанс 15:00 дә башлана, икенче сеансны 17:00 гә күчерделәр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче май). Казан Кремлендә милли костюмнар театрының премьера күрсәтүләре дәвам итә. Алар май бәйрәмнәре дәвамында көнгә ике тапкыр уза: беренче сеанс 15:00 сәгатьтә башлана, ә икенче сеансның башлану вакыты 19:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә күчерелә.
Күрсәтүләр Гавами урыннар бинасында (беренче подъезд) уза. Бүген, 3 нче майда, чарага бушлай керергә була, 7 нче майдан 10 нчы майга кадәр – билетлар белән. Нечкәлекләрне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Telegram-каналында белергә мөмкин. Киләсе күрсәтүләр 20 нче майдан 22 нче майга кадәр планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Милли костюмнар театрының премьера күрсәтүләре 1 нче майда башланып китте. Алар шәһәр халкын һәм кунакларын заманча дизайнерлар интерпретациясендә татар костюмы тарихы белән таныштыра.