Узган тәүлек эчендә шәһәр юлларыннан 14,2 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 523 юл эшчесе һәм 371 берәмлек махсус техника, шул исәптән 54 катнаш юл машинасы, 77 трактор щеткасы, 109 үзбушаткыч, 69 фронталь төягеч, 37 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар чыгару Авангард, Айвазовский, Айдаров, Айдинов, Әмирхан, Бассейн, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Вишневский, Воровский, Голубятников, Горький, Губкин, Девятаев, Зорге, Ирек, Карбышев, Кремль, Кулагин, Мәүлетов, Карл Маркс, Мехчылар, Миславский, Туфан Миңнуллин, Мөштәри, Назарбаев, Несмелов, Павлов, Павлюхин, Парин, Петербург, Сәетгалиев, Татарстан, Сәлимҗанов, Татарстан, Театр, Фәйзи, Фәтхуллин, Фукс, Фучик, Чабаксар, Чернышевский, Чехов, Чистай, Чуйков урамнарыннан, шулай ук Җиңү проспектыннан, Оренбург трактыннан, Ферма Шоссесы һәм башка участоклардан башкарылачак.
Узган тәүлек эчендә шәһәр юлларыннан 14,2 мең тоннадан артык кар, кышкы чор башыннан – 339,7 мең тонна кар чыгарылган. Юлларда тәүлек эчендә 300 тонна реагент һәм 637 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, кышкы чор башыннан – 41 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.