Узган тәүлектә шәһәр юлларыннан 7,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартуга 497 юл эшчесе һәм 302 берәмлек махсус техника, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 77 трактор щеткасы, 64 үзбушаткыч, 45 фронталь төягеч, 42 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар чыгару эшләре Агрономия, Айдаров, Әмирхан, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Ваһапов, Вишневский, Восстание, Голубятников, Горький, Губкин, Декабристлар, Гладилов, Н.Ершов, Жуковский, Зорге, Ипподром, Карбышев, Качалов, Кремль, Курчатов, Литвинов, Мариуполь, Карл Маркс, Маяковский, Молодежная, Мәскәү, Назарбаев, Павлюхин, Пушкин, Сәетгалиев, Сәлимҗанов, С.Хәким, Федосеев, Чехов, Чистай урамнары участокларыннан, Камалиев, Җиңү, Ямашев проспектларыннан, Мамадыш һәм Оренбург трактларыннан, Ирек мәйданыннан, Северный, Коры елга һәм башка бистәләрдән башкарлачак.
Үткән тәүлектә урамнардан 7625 тонна кар чыгарылган. Кышкы сезон башыннан 119 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.