Онлайн-трансляцияне өч телдә карарга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Бүген Камал исемендәге театрның архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара конкурс финалистлары Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюрига үз проектларын тәкъдим итәчәк.
Финалга Казан, Глазго, Барселона, Лондон, Мәскәү, Париж, Шанхай һәм Штутгарттан сигез команда узды. Алар дүрт ай дәвамында Казанда Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә, Кабан күле ярында урнашачак яңа театр бинасы проектлары өстендә эшләделәр.
Жюри утырышы 14:00 сәгатьтә башлана һәм Youtube-каналында онлайн трансляцияләнәчәк. Һәр теләүче потенциаль җиңүчеләрнең презентацияләрен татарча, рус һәм инглиз телләрендә реаль вакыт режимында карый һәм үз шәрехләрен калдыра ала.
Утырыш алдыннан жюри әгъзаларына «Тамашачы тамашасы» спектакле тәкъдим ителәчәк. Постановка, башкала халкы театрның яңа бинасы турында үз фикерен әйтә алсын өчен, шәһәрлеләр театры форматында махсус конкурс өчен булдырылган.
Конкурста җиңүчене 17 нче февраль көнне 11:00 сәгатьтә матбугат конференциясендә игълан итәчәкләр, аны шулай ук татар, рус һәм инглиз телләрендә карарга мөмкин.
Чарада Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Archdaily.com ны оештыручы Дэвид Базульто, Татарстан Президенты ярдәмчесе, эксперт советы сопредседателе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашачак, дип хәбәр итә конкурсның оештыру комитеты.
Исегезгә төшерәбез, конкурс ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырыла. Ул 2021 елның 23 нче июлендә старт алды. 12 нче октябрьдә Казанда жюри әгъзалары дөньяның 14 иленнән 26 консорциум һәм 13 шәхси конкурсанттан килгән гаризаларны карады һәм сигез команда-финалистны сайлап алды.