В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 13,7 мең тонна кар чыгарылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Кар Агрономия, Айдаров, Батурин, Бауман, Беломорск, Блюхер, Большая Красная, Борисково, Ваһапов, Восстание, Габишев, Гарифьянов, Гвардия, Гыйззәт, Девятаев, Дубравная, Жуковский, Журналистлар, Зәкиев, Ипподром, Копылов, Кремль, Коләхмәтов, Курашов, Курчатов, Мәрҗани, Маяковский, Минск, Миславский, Некрасов, Назарбаев, Париж Коммунасы, Павлюхин, Петербург, Пушкин, Серов, Столбов, Зәйни Солтан, Сыртланова, Театр, Ульянов-Ленин, Усманов, Федосеев, Халезов, Чапаев, Чернышевский, Чуйков урамнарыннан, Ибраһимов һәм Ямашев проспектларыннан, Ирек мәйданыннан, Ярминкә мәйданыннан, Кочетов тыкрыгыннан, Мамадыш трактыннан, Әмәт, Грабарский, Лесной Городок, Первомайский, Старые Горки һәм Юдино поселокларыннан, «Салават Күпере» микрорайоныннан, шулай ук башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 13 мең 720 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан бирле – 732 мең 703 тонна кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Юлларда тәүлек эчендә 256 тонна реагент һәм 425 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында басылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында рөхсәтсез урыннарда кар җыю фактлары турында хәбәрләр кабул ителә.