В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 7,8 мең тонна кар чыгарылган
Денис Гордийко фотосы
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан кар эретү пунктларына 7,8 мең тонна кар илтеп тапшырылган. Юлларда 604 эшче һәм 688 берәмлек техника эшләгән. Бер тәүлек эчендә бозлавыкка каршы 1012 тонна материал: 460 тонна реагент һәм 552 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген көндез юлларны җыештыру эшенә 473 эшче һәм 349 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.
Кыш башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 84,5 мең тонна кар чыгарылган. Бу чорда юлларны һәм тротуарларны бозлавыктан арындыру өчен 17 мең тонна материал тотылган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.