В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU поталы сезгә бәхетле Яңа Ел тели!
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Бүген көтеп алынган бәйрәм – Яңа ел җитә. Казан быел миллион ут белән бизәлгән, бөтен җирдә шәһәр халкын һәм кунакларны бәйрәм атмосферасы чолгап алган.
Якыннарына бүләкләр алырга өлгермәгән кешеләр Бауман урамында 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр уза торган "КышДаКар-фестка" бара ала. Биредә һәркем яңа ел чыршы бизәкләре, бүләкләр, кул эшләре сувенирлары һәм җирле фермерлардан яңа кайткан продукция таба алачак. Ярминкәдә бәйрәм кәефе белән дә тулыланырга мөмкин булачак.
Елның иң беренче һәм төп төнен "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда билгеләп үтәргә мөмкин, анда быел боз шәһәрчеге төзелгән һәм шәһәрнең төп чыршысы урнаштырылган. Барлык кунакларны да диджейлар, "Волгари" төркеме һәм Мария Бушуева чыгышлары белән бәйрәм программасы, шулай ук конкурслар көтә. Боз шәһәрчегендә яңа ел төне 22.00 сәгатьтә башлана һәм ул 1 гыйнварда сәгать 3.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Биредә, "Черек күл" паркындагы кебек үк, Россия Президенты һәм Татарстан Президенты мөрәҗәгатьләрен трансляцияләү оештырылачак.
"Черек күлдә" яңа ел программасы 22.00 сәгатьтә "Карнавальная ночь" фильмын күрсәтү белән старт ала. Паркта бәйрәм кәефен "Монте Карло" кавер-төркеме һәм диджей Enfant оештырачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары тимераякта шуа алачак, ә шугалакның иң актив кунакларын бүләкләр һәм сюрпризлар көтә. Биредә 1 гыйнвар 3.00 сәгатькә кадәр күңел ачарга мөмкин булачак.
Яңа елны өйдә каршы алырга, шул ук вакытта урамга чыгарга һәм фейерверк җибәрергә теләүчеләр өчен Казанда 9 гыйнварга кадәр бу максатлар өчен махсус мәйданчыклар эшләячәк, анда табиблар һәм янгын сүндерүчеләр кизү торачак:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында - Казансу елгасы ярлары мәйданчыгы (Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселеше);
Киров дамбасының яр буе;
Идел буе районында - Каенлыкта "Сабантуй" мәйданчыгы каршында транспорт өчен автомобиль стоянкасы;
Совет районында - Нәҗип Җиһанов һәм Сабир Әхтәмов урамнары киселешендә (Казан ипподромы артында).
KZN.RU поталы сезгә бәхетле Яңа Ел тели!