В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында матчлар өч көн дәвамында барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). 13-нче декабрьдән 15-нче декабрьгә кадәр Казанның Спорт сараенда 17 яшькәчә булган яшүсмерләр җыелма командалары арасында халыкара хоккей турниры узачак. Матчларда Россия, АКШ, Швейцария һәм Словакия командалары катнаша.
Дүрт илкүләм турнир - бөтен хоккей сезоны дәвамында, сентябрьдән март аена кадәр, Россиядә генә түгел, Европаның башка илләрендә дә үткәрелә торган традицион ярыш.
ТР башкаласында матчлар өч көн дәвамында барачак, уеннар – 15.00 һәм 18.30 сәгатьтә башлана. Җанатарлар өчен керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Турнир җәдвәле