В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Татарстан башкаласында уза торган икенче матч.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Бүген Казан FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатының икенче матчын кабул итә. 21.00 сәгатьтә “Казан Арена” стадионында Иран һәм Испания командалары арасында уен башлана.
Стадионга тамашачылар уенга 3 сәгать кала керә алачаклар – 18.00 сәгатьтә. Стадионга алдан килергә киңәш ителә, чөнки тамашачылар контроль-үткәрү пунктларында тикшереләчәк. Искәртергә кирәк, матчка 4 сәгать кала (17.00 сәгатьтә) “соңгы миль” гамәлгә керә һәм стадионга кадәр җәяү барасы була. Тамашачыларны волонтерлар каршы алачак. “Соңгы миль” 21 июньдә 01.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Чемпионат матчына керү өчен үзең белән билет һәм җанатар паспорты (FAN ID) булырга тиеш.
Стадионда махсус кибетләр эшләячәк, биредә сувенирлар алырга мөмкин. Моннан кала, биредә шулай ук ашамлыклар һәм эчемлекләр алып булачак.