Ярышларда Россиянең 47 төбәгеннән 250 кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). Татарстан җыелма командасы чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогын яулады. Сыктывкарда (Коми Республикасы) узган ярышларда 47 төбәктән 250-дән артык спортчы катнашты.
Бу сезонда Татарстан җыелма командасы барлыгы 19 медаль алды: 5 алтын, 7 көмеш һәм 7 бронза. Татарстан спортчылары беренче тапкыр Россия Кубогын 2017 елда яулады, дип хәбәр итә ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәте.