В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Команда составына Казанның «Первая» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Даниэль Маринов һәм Ранель Сафиуллин керде.
Фото: Россия Спорт гимнастикасы федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март). Татарстан җыелма командасы спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты призеры булды. Ярышлар Казанда уза, медальләр өчен 200 дән артык спортчы көрәшә.
Ир-атлар арасында берничә төрле ярышны берләштергән команда көрәше нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы 238,060 балл җыйды һәм бронза алды. Алтын медальне Мәскәү командасы (244,461 балл), ә көмеш медальне Владимир өлкәсе җыелма командасы (240,494 балл) яулады, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.
Ярышларда Татарстан исеменнән Станислав Исаев, Даниэль Шаров, Вячеслав Зюлин, шулай ук «Центральный» физкультура-спорт җәмгыятенең «Первая» олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Даниэль Маринов һәм Ранель Сафиуллин чыгыш ясады. Аларны Радик Курмангалин һәм Мария Синцова өйрәтә.
Чемпионат 8-12 нче март көннәрендә Гимнастика үзәгендә уза. Ярышларда 14 комплект бүләк уйнатылачак.