Төрле авырлык категорияләрендә «Ракета» физкультура-спорт берләшмәсе тәрбияләнүчеләре аерылып торды
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). Казан җыелма командасы 18 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегендә гомумкоманда зачетында җиңү яулады. Ярышлар 1 нче декабрьдән 3 нче декабрьгә кадәр Уруссу шәһәр тибындагы поселогында узды.
Төрле авырлык категорияләрендә «Ракета» физкультура-спорт берләшмәсе тәрбияләнүчеләре аерылып торды: Ином Назыйров (51 кг), Эрик Сөләйманов (55 кг), Мәлик Сөләйманов (45 кг), Раил Мөхәммәтгалиев (55 кг), Әмир Садыйков (48 кг) һәм Даниил Хәбибуллин (71 кг). Балаларны Александр Косолапов һәм Ришат Салеев өйрәтә.
Республиканың төрле шәһәрләреннән барлыгы 139 спортчы җиңү өчен көрәште, дип хәбәр итә ТР башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты.