Катнашучылар шоперлар, күп тапкыр кулланыла торган шешәләр һәм өстәл уеннары ота алачак
Фото: Денис Гордийко
«Бер акция кысаларында без кабул итү пунктларына 350 килограммнан артык макулатура һәм 50 килограмм батарея тапшырабыз. Өч ел эчендә 3 тоннадан артык макулатура һәм 500 килограмм батарея җыелган», – дип билгеләп үтте ул.
Чаралар кысаларында, әйтик, балалар һәм аларның әти-әниләре мини-квестка кушыла ала. Аларга экологик маршрут кәгазе төзергә кирәк булачак, аңа алга таба наклейкалар ябыштырыла. Җиңүчеләрне шоперлар, күп тапкыр кулланыла торган шешәләр һәм экология темасына багышланган өстәл уеннары көтә. Бүләк алганда өстенлек төрле калдыклардан кул эшләнмәләре ясаганнарга бирелә.
Экологик акцияләр Горький исемендәге паркта, Җиңү, «Черек күл» һәм «Крылья советов» паркларында узачак.
Викторина форматындага яңа «Чиста юл» интерактив уены казанлыларга икенчел чималны эшкәртү ысуллары, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт һәм табигый ресурсларны рациональ файдалану турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк. Уен шәһәр паркларында һәм скверларында өч атнага бер тапкыр узачак.
Камилә Вилданова