1-нче апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). 1-нче апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. ТР Министрлар кабинетында узган брифингта республиканың Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, икеайлык кысаларында республикада «Экояз-2019» конкурсы узачак. Татарстан халкы һәм оешмалары табигать саклау инициативаларын тормышка ашыра һәм төрле экологик чаралар үткәрә алачак – территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, агачлар утырту, чүпләрне аерым төрләргә бүлеп җыю, сыерчык оялары ясау һәм башкалар, дип хәбәр итте ТР Экология министрлыгы башлыгы.
Акция ике этапта үткәрелә: район (1-нче апрельдән 13-нче майга кадәр) һәм республика (14-нче майдан 31-нче майга кадәр). Конкурс номинацияләре: «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», шулай ук «Иң яхшы муниципаль берәмлек». Район һәм республика этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы муниципаль берәмлекләр балалар уен комплекслары алачак.
Конкурсның беренче этабы беренче тапкыр «Дюрасел Раша» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә узачак – Татарстанның 300 гомуми белем бирү оешмасында батарейкаларны җыю буенча акцияләр үтәчәк. Моның өчен оешма төрле зурлыктагы 3 мең савыт бирәчәк. Җиңүчеләрне «Иң яхшы мәктәп укучысы» һәм «Иң яхшы мәктәп» номинацияләре буенча билгеләячәкләр.
Моннан тыш, 20-нче марттан 20-нче апрельгә кадәр «Яшел карандаш» экологик рәсемнәр конкурсы узачак. Конкурсның максаты – экологик белемнәрне пропагандалау һәм укучыларның игътибарын экологик проблемаларны чишүгә җәлеп итү.
Якындагы ике ай дәвамында волонтерлар һәм «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары табигать саклау объектларын җыештыру буенча акцияләр, мәктәпләрдә экологик дәресләр, онлайн-квестлар һәм табигатьне саклау темасына социаль видеороликлар конкурсы оештыралар.
Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен «Халык контроле» системасы базасында калдыкларны законсыз урнаштыру фактларын фототеркәү буенча акция үткәрелә. Иң актив студентларга электроника кибетләреннән сертификатлар бирәчәкләр, ә иң актив югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнәчәк.
«Шулай итеп, без республика халкының барлык категорияләрен дә колачлый алачакбыз – мәктәп укучыларыннан («Мәктәп экопатруле» проекты) алып эшләүче яшьләргә һәм өлкәннәргә кадәр акциядә катнашачак», - дип нәтиҗә ясады А.Шадриков.
Икеайлык барышында Татарстанда рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыннарын ачыклау планлаштырыла, аларны май бәйрәмнәренә юк итәргә кирәк булачак. Моннан тыш, ишегалды территорияләре, балалар мәйданчыклары, халык күпләп ял итә торган урыннар, бакчачылык җәмгыятьләре тәртипкә китереләчәк, куркынычсызлык киртәләре, тукталыш павильоннары төзекләндереләчәк һәм буялачак. Зиратларда һәм якын-тирә территорияләрдә, паркларда һәм скверларда тәртип урнаштыруга аерым игътибар биреләчәк.
Узган ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, А.Шадриков искәрткәнчә, 2018 елда күзәтчелек органнары икеайлык чорында 6 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклаган һәм аларны бетергән, административ хокук бозулар турында 3,5 меңнән артык беркетмә төзелгән, 19 млн сумнан артык штраф салынган, акчалар табигатьне саклау чараларына тотылган. Шул вакытта 1700-гә якын рөхсәтсез чүп ташлау урыны ачыкланган, икеайлык ахырына аларның 1600-е бетерелгән, ягъни 94%-ы дигән сүз. 2018 елда республикада муниципаль берәмлекләр территорияләрен чистарту эшләрен үткәрүдә 1,2 миллионнан артык кеше катнашкан. Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 400 мең куб. м калдык чыгарылган. Моннан тыш, 400 меңгә якын агач һәм куак утыртылган.