В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкы Skype буенча да сораулар бирә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). 3-нче сентябрьдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Казанда гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.
Республика халкына консультациягә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча яисә үз муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк: Карл Маркс ур., 61.
Шулай ук республика халкы Skype буенча да сораулар бирә ала, дип хәбәр итә Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты.