31-нче майда ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм ТР мәгариф һәм фән министрына сораулар бирергә мөмкин.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). 31-нче майда ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанда гражданнарны кабул итәчәк.
Үз сорауларын бирергә теләүчеләр алдан түбәндәге телефон буенча язылырга тиеш: +7(843)236-41-80, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.
Кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Карл Маркс урамы, 61. Татарстан районнарында яшәүчеләр республика муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәләрендә онлайн режимында консультация ала алачак.