Сорауларны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенә 14-нче майда бирергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров Казанда гражданнарны кабул итәчәк. Ул 14-нче майда 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатьткә кадәр узачак. Татарстан районнары халкы онлайн режимында консультация ала алачак.
Спикерларга сорауларын бирергә теләүчеләр алдан ук түбәндәге телефон аша язылырга тиеш: +7(843)236-41-80. Шуннан соң билгеләнгән вакытка республика районында омбудсменның җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Казанда вәкаләтле вәкил аппаратына түбәндәге адрес буенча килергә кирәк: Карл Маркс урамы, 61, дип хәбәр итә очрашуны оештыручылар.