В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесенә сорауларны 19-нчы февральдә бирергә мөмкин.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров Казанда гражданнарны бергәләп кабул итәчәк. Ул 19-нчы февральдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр булачак.
Спикерларга үз сорауларын бирергә теләүчеләр алдан ук очрашуга +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга тиеш. Шуннан соң вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына билгеләнгән вакытка килергә кирәк, дип хәбәр итә очрашуны оештыручылар.