В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан Казан журналистлары бөек җырчының балачагы һәм яшүсмерлеге белән бәйле шәһәр урыннары буйлап узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы февраль, Диана Жиленкова). 13 нче февральдә рус опера һәм камера җырчысы, Казанда туып-үскән Федор Шаляпинның тууына 150 ел тула. Аның исеме белән Шаляпин маршруты белән берләштерелгән бик күп шәһәр урыннары бәйле – булачак җырчы туган, беренче спектаклен караган, шулай ук профессиональ карьера башлаган урыннар. Юбилей датасы алдыннан Казан журналистлары атаклы маршрут буенча уздылар, аңа быел 75 ел тула һәм XIX гасыр атмосферасына чумдылар. Тулырак – KZN.RU порталы материалында.
«Башта, 1948 елда ук, бу экскурсия маршруты түгел иде, ә идея инициаторы булып җырчының олы кызы Ирина Федоровна Шаляпина-Бакшеева торган экспедиция. Ул безнең музейга берничә тапкыр килде. Һәм ул вакытта хезмәткәрләр Ирина Федоровна белән бергә бу маршрут буенча беренче тапкыр җәяү үттеләр», – дип аңлатты А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музееның өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, туган якны өйрәнүче тарихчы Диләрә Хәйретдинова.
Шаляпин маршруты җырчыга Бауман урамында куелган һәйкәл янында башлана, ул җәмәгатьчелеккә 1999 елның 29 нчы августында тәкъдим ителде. Проектның авторы – танылган Мәскәү скульпторы Андрей Балашов. Ул вакытта ачылуда бу вакыйганы күптән көткән бик күп шәһәр кешеләре җыелды. Ул чакта Шаляпин фигурасы артында аның исемендәге отель юк иде – монда иске «Совет» кунакханәсе урнашкан иде.
Әлеге һәйкәл өчен урынны сайлау очраклы түгел. Аның янында Богоявленский соборы урнашкан, анда Федор Ивановичны туганнан соң икенче көнне үк – 1873 елда иске стиль буенча 2 нче февральдә яки яңа стиль буенча 14 нче февральдә чукындырганнар. Федор Ивановичның әти-әнисе әлеге соборны йортларына якын урнашканга сайлаган.
«Нигә бераз көтеп тормаганнар? Чөнки Федор Ивановичка кадәр гаиләдә туган балалар кечкенә чакта ук үлә. Булачак җырчы күптән көтелгән бала була, һәм әти-әниләре аның белән дә шулай ук булыр дип бик курыкккан. Шуңа күрә алар сабыйны тиз арада Ходай яклавына бирергә булалар. Тугач та икенче көнне үк исем атасы белән анасы табыла», - дип аңлатты Д.Хәйретдинова.
Шаляпин Пушкин урамындагы йортларның берсендә туган – бу Шаляпин маршрутының тагын бер ноктасы. Бина җирле бай сәүдәгәр Лисицинныкы була. Мөгаен, ярлылык аркасында булачак җырчының гаиләсе бинаның таш өлешендә яши алмагандыр, шуңа күрә агач флигельгә урнашкан, шунда аларның көтелгән балалары туа. 13 нче февральдә, Федор Ивановичның туган көнендә, монда аның истәлеген мәңгеләштерү өчен мемориаль такта урнаштырылачак.
Шаляпиннар гаиләсе моннан ике елдан соң, 1875 елда күчеп китә, әмма булачак җырчының балачагы дәвамында бу бинага берничә тапкыр әйләнеп кайта. Соңыннан, аның әти-әнисенең өйнең таш өлешендә яшәргә мөмкинлекләре була. Ә менә янкорма үзе шактый искергән була, шуңа күрә аны Беренче бөтендөнья сугышына кадәр җимергәннәр.
Шаляпин маршруты Профсоюз урамындагы Перцов йорты янында дәвам итә, аның ишегалдында итек остаханәсе булган. Нәкъ менә биредә Федор Иванович 9 яшендә атасының үгет-нәсихәте буенча итекче эшенә өйрәнә башлый. «Әти итекче булу ир-ат өчен яхшы һөнәр дип санады. Итекчеләр беркайчан да ач калмый, чөнки һәр кеше аяк киемнәрен төзәттерә һәм тектерә», – дип аңлатты Д.Хәйретдинова.
Шаляпинның театр сәнгатенә мәхәббәте Николаев мәйданында барлыкка килә, ул соңрак Ленин бакчасы дип атала башлый. Бу сквер XIX гасыр ахырында барлыкка килгән. Башка мәйданнардагы кебек, монда да зур бәйрәмнәр, мәсәлән, Масленица яки Яңа ел хөрмәтенә шау-шулы халык күңел ачулары уздырылган.
Николаев мәйданының еш кунагы балаган – ярым профессиональ урам театры да булган. Җиңелчә спектакльләр, ачык төстәге киемнәр һәм төрле фокуслар җирле балаларда, шул исәптән Федор Ивановичта да соклану тудырган. Шулай итеп аңа артист тормышы ошый башлый.
Федор Иванович караган беренче драма спектакле Шәһәр театры сәхнәсендә куелган «Русская свадьба XVI века» була. Ул хәзерге казанлыларга Ирек мәйданы буларак таныш Театр мәйданында урнашкан. Ләкин ул вакытта мәйдан бөтенләй башкача күренгән: М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры урынында Державин бакчасы булган, ә В.И.Ленин һәйкәле урынында шәһәр театры торган.
Шаляпин бирегә беренче тапкыр 10-11 яшендә эләккән. Сәхнәдә бөтен рус һәм дөнья классикасын күрергә мөмкин булган. Бу театрны иң еш арендалаган кеше – танылган антрепренер, үзенең опера һәм драма труппалары булган Петр Медведев. Әйтик, Федор Ивановичның Шәһәр театрында караган беренче опера спектакле – «Иван Сусанин» или «Жизнь за царя». Соңыннан әлеге постановка җырчының гомер буена «ашатучысы» булачак.
«Күп еллар узгач, ул бу спектакль турында кыска, ләкин бик колоритлы «Мин үз-үземне белештермәс булдым» дигән рецензия язачак. Димәк, шул хәтле хисләнә, театрда гына эшләргә тели, кем һәм ничек булуы мөһим булмый. Хорга керергә тырышып карый, анда алмыйлар. Нәтиҗәдә, ул бары тик статист булып кына урнаша ала. Шаляпин үзенең истәлекләрендә нәкъ менә 1889 елны үзенең театр карьерасы башланган чор буларак искә ала, әлбәттә, җырчы да, соло да түгел», – дип сөйләде Д.Хәйретдинова.
Аның сүзләренчә, башта Шаляпин статист булып эшләгән, аннары – зур булмаган спектакльләрдә драматик артист. Ул шәһәр театры сәхнәсендә генә түгел, Панаев җәйге театрында да күренә. Киләчәктә Федор Иванович Василий Серебряковның драма труппасына эшкә алына. Ә 1890 елның сентябрендә Казаннан башта Уфага, ә аннары Тифлиска китә.
Шәһәр театры янында Дворяннар җыелышы бинасы урнашкан – ул хәзерге Казан Ратушасы. Бал залы искиткеч акустикага ия була, шуңа күрә аны концерт залы буларак та кулланганнар. Дворяннар җыелышы бинасында еш кына танылган шәхесләр концертлар бирәләр, һәм Шаляпин да искәрмә түгел. Ул 1909 елда, Казанга соңгы килүләренең берсендә, тамашачылар алдында чыгыш ясый.
Шаляпин маршруты И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте янында дәвам итә, чөнки ул элеккеге өяз земство идарәсе бинасы була һәм анда башта Шаляпинның әтисе, ә аннары үзе эшләгән. Федор Иванович писарь эшен 1890 елда Казаннан киткәнче диярлек башкара. Бу урын булачак танылган кеше өчен уңайлы була, чөнки бер яктан ерак түгел генә Шәһәр театры урнашкан, ә икенче яктан – моңа кадәр телгә алынган Панаев бакчасындагы җәйге театр. Сүз уңаеннан, хәзер агач йорт урынында «Динамо» стадионы урнашкан.
Маршрут А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее янында тәмамлана. Ике бөек сәнгать эшлеклесен күпьеллык дуслык бәйләгән. Музейда җырчының 185 шәхси әйбере саклана. Федор Иванович биографиясе белән җентекләбрәк танышырга теләүчеләр өчен алар 13 нче февральдә тәкъдим ителәчәк «Казанда Шаляпин ядкәрләре» дип аталган яңа каталогта тәкъдим ителәчәк.